ХӘЛӘЛ татар туйлары - ХАЛЯЛЬные татарские свадьбы

  • Подписчики: 599 подписчиков
  • ID: 20832500
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club20832500

Описание

Һәр барча яшь парның туй кичәләрен онытылмаслык итеп үткәрәсе килә. Бүгенге көндә мәҗлесләрне үткәрергә ярдәм итүчеләр дә бик күп. Әмма, ни кызганыч, күп очракта, кунакларны көлдертәм, кызык булсын, дип мәҗлесләрне алып баручылар матурлык, әхлак, этика хакында оныта башладылар. “Билдән түбән” мәзәкләр, уеннар, нәрсә сөйләгәнен аңламаган исерек тамадалар, туган-тумачалар... Шундый сорау туа – көтеп алынган, никадәр планнар корган туйлар шулай узырга тиеш мени!? Юк, әлбәттә. ХӘЛӘЛ ТАТАР ТУЙЛАРЫ сезнең өчен! Нәрсә соң ул? Ул, беренчедән, АРАКЫСЫЗ туй. Икенчедән, күңелсезләнергә ирек бирмәячәк тәҗрибәле алып баручылар. Өченчедән, гаилә, ир-хатын, ата-аналарга ихтирам, аларга карата мөнәсәбәтләр хакында Аллаһы Тәгаләнең сүзләре, хәдисләр. Дүртенчедән, әхлаклы, тәртипле уеннар. Бишенчедән,... Адәм баласы җир йөзендәге иң акыллы зат итеп яратылган. Аңа, башка җан ияләреннән аермалы буларак, аң, акыл, сайлап алу мөмкинчелеге бирелгән. Уйла, фикерлә!!! Тәкъдим бездән – сайлау сездән! Ышан!!! Хәмерсез, харамсыз да бәйрәм итеп була. Әле ничек кенә!!!