Описание
Тулы исеме: Айдар Рәмзил улы Рәкыйпов.
Туган көне: 15 февраль 1990 ел. (Сукояр)
Туган җире: Башкортстан Республикасы, Илеш районының Югары Яркәй авылы.
Айдар Рәкыйпов - күп кешегэ танылып килә торган, Татар- Башкорт эстрадасының яңа кабынып килүче йолдызы.
Әгәрдә Айдар Ракипов белән якынырак танышасыгыз килсә тулырак мәгълүмәт:
Игелекле һәм ярдәмчел булып кайсы төбәктә, нинди гаиләдә туып-үстең?
— Белгәнең белән бүлеш, булдыра алсаң — ярдәм ит, диләр. Динебезнең дә төп нигезләренең берсе шул бит. Сиңа сәләт бирелгән икән, ник ярдәмләшмәскә? Булдыра алган эшемне яратып башкарам һәм бу һич кенә дә авыр түгел, киресенчә, канәгатьлек китерә.
Мин үзем Илеш районының Югары Яркәй авылында туып-үстем. Әтием Рәмзил чыгышы белән Игмәт авылыннан. Әнием яклап картәтием шахтер булган. Аны шахта баскач, гаиләсе Пермь краеннан Илеш районының Дөмәй авылына кайтып төпләнгән. Бүген әтием — Югары Яркәй 4нче мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, әнием Лида стоматология поликлиникасында өлкән шәфкать туташы.
— Сезнең киң тармаклы нәселегез вәкилләре үзе бер зур концерт куярга сәләтле, дисәм дә ялгыш булмас, шулай бит?
— Әтиләр гаиләдә 6 малай, 2 кыз үскән. Картәтием гармунчы булган. Ир-егетләрнең барысы да баянда уйный. Әнием яклап та барысы да җырлы-моңлылар. Гаилә бәйрәмнәребез чын күңелдән, матур уза. Һәркем җырлый, бии, гармун моңы тынып тормый. Менә шундый бердәмлекне, бергәлекне күреп, шушы рухны тоеп үстем. Гаиләдә бер бала булсам да, үземне беркайчан да ялгыз тоймадым. Икетуганнарым белән аралашып үстек, бүген дә серләребез уртак. Сеңлем Эльвира Рәкыйпованың үз тормышын иҗат белән бәйләргә нияте бар. Энем Илнар Шәрәфетдинов Уфа сәнгать училищесында белем ала.
— Димәк, уңдырышлы җирлеккә төшкән орлыклар мул шытым биргән. Белүемчә, сине кечкенәдән нәкъ вакытында һәм кирәкле кешеләр күреп алган һәм сәләтеңне үстерүдә зур ярдәм күрсәткән.
— Бу чыннан да шулай. Беренче укытучым Фәйрүзә Гарифуллина мине күреп алды. Сыйныфташым белән түбәтәйләр киеп, “Син дә биюче малай” дигән җырны башкаруыбыз хәтердә. “Илеш сандугачы” конкурсында беренче турдан да үтә алмаган идем. Алдагы елда “Каз канаты” җыры белән Гран-при яуладым. Шунда мине район Мәдәният сарае хормейстеры Рәсилә Басыйрова үзенә чакырды. Аңа вокалга йөри башладым. Балалардан берүзем генә идем. Бераздан музыка мәктәбенә хорга алдылар. Кызлар белән сопрано җырлый идем. Рәсилә апа мине ел саен диярлек бик күп конкурсларга йөртте. Шуларның беренчесе Туймазыда үткән “Озын көй” бәйгесе булды. Башкорт халык җырларын өйрәндем. “Сулпылар” телевизион балалар конкурсында Гран-при алдым.